Хөрмәтле коллегам! С езне шәхси сайтымда күрүемә бик шатмын.
Мин - Газизова Эл ьмира Илгиз кызы - 1991 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамладым , ә 1997 нче елда Казан д әүләт университетын.
Эш стажымны 1992 нче елда Казан шәһәренең 79 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым.
1994-1998 нче елларда Арчаның 2 нче мәктәбендә укыттым.
1998 нче елдан 5нче Арча гимназиясендә эшлим.
Укучыларымда әниләрдәй кадерле туган телебезгә, гаҗәеп бай әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Эшемдә файдаланырлык яңалыкка омтылып яшим. Шушы хезмәт елларында тәҗрибә алмашырлык материалларым да тупланып килә. Әлеге максатларны күз алдында тотып, интернет челтәре киңлекләренә аяк басарга булдым.
Дусларым! Туган телебезне саклау, яшь буынга җиткерү өлкәсендә кулга-кул тотынышып, тәҗрибә алмашып, аралашып эшлик!
Минем e-mail :33172@mail.ru
Сайт Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән IV Республика мәктәп сайтлары конкурсында катнашты. 20 җиңүче сайт арасына керде. Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.