Хөрмәтле коллегам!
Сезне шәхси сайтымда күрүемә бик шатмын.
Мин - Газизова Эльмира Илгиз кызы - 1991 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамладым,
Эш стажымны 1992 нче елда Казан шәһәренең 79 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым.
1994-1998 нче елларда Арчаның 2 нче мәктәбендә укыттым.
1998-2018 нче елларда 5нче Арча гимназиясендә эшләдем.
2018 нче елның 1 нче сентябреннән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе» – Казан арты милли мәгариф белем үзәгендә эшли башладым.
Шушы хезмәт елларында тәҗрибә алмашырлык материалларым да тупланып килә. Әлеге максатларны күз алдында тотып, Интернет челтәре киңлекләренә аяк басарга булдым. Укучыларымда әниләрдәй кадерле туган телебезгә, гаҗәеп бай әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Эшемдә файдаланырлык яңалыкка омтылып яшим.
Дусларым! Туган телебезне саклау, яшь буынга җиткерү өлкәсендә кулга-кул тотынышып, тәҗрибә алмашып, аралашып эшлик!
Сайт Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән IV Республика мәктәп сайтлары конкурсында катнашты. 20 җиңүче сайт арасына керде. Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.