Минем янәшәмдә татар телен һәм әдәбиятын яхшы белгән, киң күңелле, ачык йөзле, балаларга армый-талмый белем бирүче хезмәттәшләрем бар. Менә алар - Муллагалиева Гүзәл Нургали кызы, Шәймуллина Миләүшә Мидхәт кызы, Йосыпова Гөлназ Фәгал кызы, Исмәгыйлева Рәзинә Дамир кызы, Хөснетдинова Алсу Мөхәммәтдин кызы. Без бер-беребезгә киңәшләр биреп, ярдәмнәр күрсәтеп эшлибез. Нәкъ менә бу кызыклы шәхесләр белән бер коллективта эшләү мине хезмәт шатлыклары белән тулыландыра, бәхетле итә.