1
ШиҺапова Лилия Азат кызы
(13.03.2014 15:52)
0
10 нчы сыйныфның рус төркеме өчен «ИҢ ЗУР БАЙЛЫК - КҮҢЕЛ МАТУРЛЫГЫ » циклы буенча йомгаклау дәресенә тест 1. Фатих Әмирхан кем ул? А) укытучы; Ә) табиб; Б) татар әдәбияты классигы.
2. Ул кайда туган? А) авылда ; Ә) Казанда; Б) чит илдә.
3 . Нинди телне үзлегеннән үзләштерә? А) рус телен; Ә) гарәп телен; Б) фарсы телен.
4. Ф.Әмирханның “ Хәят” повестенда төп геройлар кемнәр? А) Лиза; Ә) Хәят; Б) Хәят һәм Лиза. 5. Хәят кайда яши? А) авылда; Ә) дачада; Б) N шәһәрендә.
6. Лиза Хәятләргә ни өчен килгән? А) кунакка; Ә) Хәятне кунакка чакырырга; Б) яңа күлмәкләр карарга.
7.Биби кем ул? А) Хәятнең дусты; Ә) асрау кыз; Б) Хәятнең сеңелесе.
8. Хәят Лиза белән кунакка барамы? А) юк,әтисен көтә; Ә) әйе,кунакка бара; Б) юк, дуслары Хәяткә үзләре килә.
9. Галиәсгар Камал кем ул? А) укытучы; Ә) табиб; -Б) татар драматургы , режиссер, актер.
10. Ул кайда туган? А) авылда ; Ә) Казанда; Б) чит илдә.
11 . Ул нәрсә белән кызыксына? А) рус теле белән; Ә) гарәп теле белән; Б) театр белән.
12. Г. Камалның «Беренче театр» комедиясендә төп геройлар кемнәр? А) Хәмзә бай һәм аның гаиләсе; Ә) Вәли белән Гафифә; Б) Хәят һәм Лиза. 13. Гафифә кем ул ? А) Хәмзә байның кызы; Ә) асрау кыз; Б) күрше кызы.
14. Гафифә белән Вәли кая барырга телиләр? А) кунакка; Ә) концертка; Б) беренче театрга.
15. Вәли кем ул? А) Хәятнең дусты; Ә) Гафифәнең ире; Б) Хәмзә байның улы.
16. Вәли белән Гафифә театрга барамы? А) юк, Хәмзә байны көтәләр; Ә) кунакка баралар; Б) матур киенеп, театрга китәләр.
|