Тема. Әниләрнең олы йөрәгенә изгелекнең сыйган барсы да.
Максатлар: 1.Сибгат Хәкимнең әниләр турында язган шигырьләрен өйрәнү. 2.Шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру. 3.Шагыйрьнең шәхесенә һәм иҗатына карата хөрмәт хисе, әниләргә мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.
Материаллар: дәреслек (Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г. ,,Әдәбият” 7 нче сыйныф) 139-152 нче битләр; С.Хәким ,,Яшә, борчулы җаным!”; С.Хәким ,,Шигырьләр, поэмалар” 2 нче том; С.Хәким ,,Җылы сүз”; ,,Таныш өянкеләр”; Ф.Яруллин ,,Тозлы тамчы”; Ф.Яруллин ,,Йөз аклыгы”; ,,Әдәплелек дәресләре”; ,,Мең дә бер хәдис”; ,,Мәкальләр”; ,,Балалар календаре ”.
Җиһазлау: рәсемнәр (табигать күренешләре, әни рәсеме); сүзләр язылган плакат; аудиокассеталар; видеокассеталар; магнитофон; телевизор; видеомагнитофон; китаплар; клиндерләр.
|